Шимбә, 17 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санкт-Петербургта  узган «Күңелле дельфин» Бөтенроссия йөзү ярышында «Олимпия» балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясады. Ралинә Гыйләҗева һәм Софья Рычкова 4х50 ирекле стиль эстафетасында дүртенче урынны яуладылар. Ә брасс стилендә йөзү эстафетасында  Ралинә бишенче урынга чыкты. Татарстан Республикасының җыелма командасы Мәскәү һәм Санкт-Петербургның яшь спортчыларыннан бераз калышты һәм команда беренчелеге нәтиҗәләре буенча 27649 очко җыеп өченче урынга лаек булды.

«Йөзү үзәге» спорт комплексында оештырылган ярышларда Россия Федерациясенең 66 регионыннан 11 яшьтән 14 яшькә кадәрле 900 дән артык яшь спортчы катнашты. Ярышларда шулай ук Азәрбайҗан һәм Эстония йөзүчеләре дә бар иде.


Чәршәмбе, 18 апрель 2018, 13:28