Шимбә, 17 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Чаллыда эшлә» һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның сигезенче сыйныф укучыларын гаилә клиникасы эшчәнлеге белән таныштырдылар. 

Баш табиб урынбасары Александр Зотов һәм администратор Альмира Галәвиева үсмерләргә биредәге эшчәнлек, дәвалау аппаратуралары турында сөйләделәр, белгечләрнең кабинетларын күрсәттеләр.

Экскурсия клиник-диагностика лабораториясеннән башланып китте, анда укучылар микроскоп аша эритроцит, тромбоцитларның ничек күренүен тикшерделәр.

Алга таба алар офтальмология кабинетына юл тоттылар, анда күз тикшерү аппаратын карадылар. Укучыларга «Визотроник» аппаратын кулланып миопияны, компьютер синдромын, күзнең аруын дәвалап булуы турында сөйләделәр.

Табиб-фитотерапевт, дөрес туклану белгече Юлий Бунов фаст-фудларның организмга зыяны турында лекция үткәрде.

Чәршәмбе, 18 апрель 2018, 15:42