Шимбә, 17 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова 61 гаиләне балалары туу белән котлап, ана капиталы сертификатын тапшырдылар. Бүгенге көнгә Чаллыда 37 меңнән артык ана капиталы сертификаты бирелгән, 29 969 гаилә әлеге сертификатлардан файдаланырга өлгергән.

Исегезгә төшерик, 2018 елдан  балалы гаиләләргә берьюлы берничә яңа төр дәүләт ярдәме күрсәтү гамәлгә керде. Бу – 2021 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы программасына керүне озайту мөмкинлеге, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә юнәлткән очракта, 3 еллык мораторийның бетерелүе, шулай ук  2018-2020 елларда  икенче баласы туачак гаиләләргә айлык түләүнең ана капиталы акчаларыннан түләнүе. 

Сертификат алу өчен гаризаларны Россия Пенсия фонды сайтына кереп, гражданннарның Шәхси кабинетларында  калдырырга мөмкин. Моның өчен дәүләт һәм муниципаль  хезмәтләрнең бердәм порталында gosuslugi.ru да теркәлергә кирәк.



Чәршәмбе, 18 апрель 2018, 16:13