Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Җирле үзидарә декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Шәһәр Советы депутатлары, хезмәт коллективлары һәм идарәче компанияләр шәһәр халкы белән берлектә җәмәгать территорияләрендә санитар җыештыру уздырдылар.  

Дәүләт Советы депутаты Рафаэль Юнысов  «Чаллы икмәге» АҖ хезмәткәрләре белән берлектә «Чаллы икмәге» магазиннары янындагы территорияләрне тәртипкә китерүдә катнашты. Шәһәр Советы депутаты  Марсель Мингалимов җитәкчелегендә ГЭС бистәсенең 5 комплексында санитар җыештыру буенча чаралар оештырылды. «Профит» КТ ААҖ ярдәме белән чүп-чарны төяү һәм чыгару өчен техника куелды, газоннар былтыр коелган яфраклардан чистартылды. Шәһәр Советы депутаты  Валентин Тарасов җитәкчелегендә Габдулла Тукай исемендәге яр буе һәм Старые Челны микрорайоны тәртипкә китерелде. Андагы чүп-чар һәм былтыргы яфраклар җыештырылды.

Шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев «Жилкомсервис»  идарәче компаниясе белән берлектә, ГЭС бистәсенең 8/30, 8/31 йортлары янындагы территорияне җыештыруда катнашты. 32 комплекс территориясен тәртипкә китерүдә Шәһәр Советы депутаты Михаил Левашов ТИҮ, шәһәр халкы һәм мәктәп укучылары эшенә җитәкчелек итте. 

Киләсе атнадан Шәһәр Советы депутаты Андрей Фомичев акцияне Орловка бистәсе территориясендәге һәйкәл янында дәвам итәчәк. Шулай ук Шәһәр Советы депутаты Ләлә Камалетдинова ТИҮ активистлары һәм Габдулла Тукай исемендәге яр буе районында яшәүчеләр белән берлектә санитар җыештыру эшләренә кушылачак.


Пәнҗешәмбе, 19 апрель 2018, 13:10