Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 апрель көнне шәһәр өмәсе кысаларында узган территорияләрне чистарту эшләрендә 28 400 кеше, 1424 оешма һәм 218 берәмлек техника катнашты. 1411 га җир чүп һәм былтыргы яфрактан арындырылды. Каты көнкүреш калдыклары полигонына һәм «Горзеленхоз» ААҖ үсемлек калдыклары карьерына 3224 куб. м чүп-чар чыгарылды. 115 төп агач һәм куак утыртылды. Территорияне яфрак һәм чүп-чардан чистарту, куак һәм агачларны санитар кисү,  чүп контейнерларын, утыргычларны буяу, юлларны агымсу туфрагыннан арындыру буенча чаралар узды.


Шимбә, 21 апрель 2018, 14:45