Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Торак-коммуналь хезмәт өлкәсенең иң яхшы яшь хезмәткәре» V шәһәр бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.

Бәйгедә 17 яшьтән 35 яшькә кадәрле яшь белгечләр: торак-коммуналь тармак хезмәткәрләре, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, гомуми белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм студентлары, шулай ук территориаль ижтимагый үзидарә вәкилләре катнаша ала.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:

-  «Коммуналь хуҗалык» ТКХ өлкәсенең иң яхшы яшь хезмәткәре»;

-  «Торак фонды белән идарә итү» ТКХ өлкәсенең иң яхшы яшь хезмәткәре»;

-  «Яр Чаллы шәһәренең югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында ТКХ системасын модернизацияләү буенча иң яхшы проект»;

Гаризалар кабул итү 2018 елның 11 маена кадәр озайтылды, катнашу өчен әлеге сылтама буенча кереп: oorm16@gmail.com гариза калдырырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 57-08-70 "Заман" яшьләр үзәге.


Дүшәмбе, 23 апрель 2018, 09:32