Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 апрельдә 10:00 сәгатьтә 2 нче балалар сәнгать мәктәбендә X республика Арт-фестивале уза. Анда Казан, Лениногорск, Алабуга һәм Зәй  белем бирү учреждениеләрендә сайлап алу турын узган, 5-17 яшькәчә  булган 300 яшь рәссам һәм дизайнер катнашачак.  

Конкурс эшләре: «Балалар шагыйре - барлык заманнарга»,«Иң яхшы әкиятәр һәм шигырьләр»,«Носовның зирәк китаплары»,«Театр дөньясына сәяхәт», «Толстой - балаларга», «Искиткеч сәяхәтләр» темалары буенча булачак. Балаларның эшләрен жюри составындагы Татарстанның танылган рәссамнары, атказанган сәнгать эшлеклеләре, РФ һәм ТР Рәссамнар һәм дизайнерлар берлекләре әгъзалары бәяләячәк.

Җомга, 20 апрель 2018, 17:03