Дүшәмбе, 17 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Яр Чаллы җирле үзидарә органы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котладылар. Җирле үзидарә көне уңаеннан залда утыручыларга котлау сүзләре белән шәһәр хакиме урынбасары Флера Андреева чыкты.

Җирле муниципаль хакимият – ул кешегә иң якын дәрәҗәдәге хакимият, закон нигезендә җирле хакимият органнарына территориянең социаль-экономик үсеше өчен зур җаваплылык йөкләнгән, дип ассызыклады ул.

«Без сезнең белән көн саен, сәгать саен иң мөһим яшәеш проблемаларын хәл  итәбез. Шәһәр халкы безнең ул мәсьәләләрне уңай хәл итүне көтә. Халык безнең эшебезне җәмәгать транспорты эшчәнлегеннән, торак-коммуналь хуҗалыгында нинди тәртип булуыннан, йортларыбызны, юлларны, мәктәп һәм шифаханәләрне ремонтлаудан чыгып бәяли. Вакыт җирле үзидарәнең төзелүен күрсәтте. Шунысын да әйтергә кирәк, шәһәребез алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итү процессына кушылучы чаллылылар саны елдан-ел күбәя. Мин территориаль иҗтимагый үзидарә, социаль юнәлештә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары турында әйтәм. Шуңа күрә, бу безнең генә профессиональ бәйрәм түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә, газиз шәһәренең тормышына битараф булмаучы шәһәрдәшләребезнең бәйрәме дә», - диде Флера  Андреева, шул ук вакытта  муниципаль һәм дәүләт хезмәте ветераннарына да чиксез рәхмәтен белдереп.

Шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе Ринат Абдуллин да тантана кунакларын бәйрәм белән котлады.

«Кадерле дуслар, хөрмәтле ветераннарыбыз! Без бик катлаулы чорда эшлибез, безгә карата шәһәр халкы ягыннан, дәүләт, күзәтчелек органнары ягыннан таләпләр нык артты. Үз адресыбызга юнәлтелгән күңелле әйберләрне генә түгел, ә шикаять, үпкә һәм шелтәләр дә ишетергә туры килә. Сез бу турыда бик яхшы беләсез. Мин чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек телим, өйләрегездә, гаиләләрегездә барысы да яхшы булсын, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз сезне аңлап, терәк булсыннар. Сез, һәрвакыттагыча, алгы сафларда торучы солдатлар кебек, көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында, Республикасы Хөкүмәте, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр халкы безнең  алдыбызга куйган мәсьәләләрне хәл итәргә алынасыз. Мин  сезгә  куйган хезмәтегез,  ярдәмегез өчен чын күңелдән рәхмәт әйтергә телим. Бәйрәм белән сезне!», – диде ул.

Әйтергә кирәк, Җирле үзидарә көне – календарьда чагыштырмача яңа бәйрәм. Ул РФ Президенты  Указы белән 2012 елда  расланды, беренче тапкыр Җирле үзидарә көне 2013 елда билгеләп үтелде.

Бу бәйрәмдә «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» бәйгесенә йомгак ясалды. Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

2017 ел йомгаклары буенча һөнәри бәйге җиңүчеләре: хокук идарәсенең суд-хокукый эшләр бүлеге башлыгы Юлия Крикун, Контроль-хисап палатасы аудиторы Римма Гыйбадуллина, Хаким аппаратының оештыру-аналитик һәм хокук эшләре идарәсенең баш белгече Ләйсән Абдуллина, эш кәгазьләрен алып бару бүлеге башлыгы Айгөл Бариева, Комсомол районы администрациясенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге баш белгече Гөлнара Нургалиева, Автозавод районы администрациясенең аппарат җитәкчесе  Жанна Рудинская, “Урман әкияте” 17 нче балалар бакчасы мөдире Валентина Зайцева, Автозавод районы администрациясенең мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге баш белгече Алсу Хисаметдинова.

Халыкны социаль яклауны тәэмин итүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе башлыгы Галина Каширина Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгечләре Флера Мавлютова, Альбина Тимошенко, Әлфия Шәеховага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары  Лидия Золотарева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Болардан тыш 25 кешегә шәһәр хакиме исеменнән Мактау грамоталары, хакимнең һәм шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм хөрмәтенә оештырылган концертта «Сәяр» халык бию ансамбле, РФ нең атказанган халык иҗаты коллективы «Бисеринки» бию ансамбле, Юрий  Рыбин һәм Лилия Әхмәтованың инструменталь дуэты, Нияз Хәмәтшин һәм Гөлназ Закирова дуэты, балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады. 

Җомга, 20 апрель 2018, 17:07