Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр үзәк китапханәсендә алтынчы ел рәттән «Библиотөн – 2018» акциясе үткәрелде.  Аның темасы – “Китаплар тылсымы”.

Ачылу тантанасы китапханәнең актлар залында вокалистлар  Владимир Голуб, Диләрә Рәкыйпова, Рания Имамиева һәм Екатерина Вдовьева катнашында узды. Кунаклар өчен иҗади һәм интеллектуаль мәйданчыклар эшләде, мастер-класслар, интерактив викториналар һәм ярышлар,  мобиль планетарий һәм башкалар узды. Теләгән һәр кеше өстәл уеннарында, әдәби квестта, кроссвордлар чишү кебек бәйгеләрдә катнаша алдылар.

Бу көнне китапханәгә килүчеләрнең мобиль планетарийда булып, Кояш планеталары системасы  турында кызыклы мәгълүматлар белү мөмкинлеге бар иде.  Чаллы картиналар галереясы һәм  шәһәр үзәк китапханәсендә “Декупаж”  техникасында эшләнмәләр”  һәм  “Акыллы ябалак” катнаш техникасында эшләнмәләр” һәм башка темаларга масстер-класслар оештырылды.  


Дүшәмбе, 23 апрель 2018, 09:52