Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт хезмәтләре порталында автомобильчеләр өчен күп кенә хезмәт күрсәтү төрләре каралган. Шулардан иң популярлашканы - штрафлар түләү.  Әлеге порталның өстенлеге шунда, машина йөртүчеләргә 20 көн эчендә штраф түләгәндә 50% ташлама алу мөмкинлеге бар.

Шулай  ук автомобиль йөртүчеләр өчен:  30% ташлама белән машина йөртү таныклыгын алу яки алыштыру; халыкара үрнәктәге таныклык алу, исәпкә кую яки исәптән төшерү кебек хезмәтләр каралган.

Әлеге һәм башка хезмәт күрсәтү ысуллары турында күбрәк белер өчен, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү зарур.

Анда теркәлү өчен бары тик түбәндәге документлар кирәк:

·  Россия Федерациясе гражданы паспорты,

·  Дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы (СНИЛС),

·  Физик затның Россия Федерациясе территориясендә яшәү урыны буенча салым түләү органнарында исәптә тору таныклыгы (ИНН),

·  Дәүләт хезмәтләре порталында моңа кадәр кулланылмаган кәрәзле телефон номеры,

·  Электрон почта адресы (дәүләт хезмәте порталында моңа кадәр кулланылмаган) .


Сишәмбе, 24 апрель 2018, 16:00