«Чаллыда эшлә!» һөнәри юнәлеш бирү шәһәр акциясе кысаларында Яр Чаллы дәүләт сәүдә -технология институтында мөмкинлекләре чикле балалар өчен хәйрия нигезендә мастер-класс оештырылды.
Үсмерләр үз куллары белән камырдан «Самит» (бублик) дигән төрек ризыгы, итальянча «Фокачча» (икмәк) һәм сөтле банан коктейле әзерләп күрсәттеләр.
Ахырдан яшь кулинарлар сертификат һәм сувенирлар белән бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 23 апрель 2018, 11:34