Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 апрельдә «Нур» яшьләр үзәгендә яшьләр мохитендә асоциаль тәртипне профилактикалау өлкәсендә һөнәри осталык  конкурсының турыдан-туры этабы узачак. Конкурста яшьләр сәясәте учреждениеләре, шулай ук югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары белгечләре катнаша. Алар  «Яшәү күнекмәләре формалашу» һәм «Бәйлелекне кисәтү»  номинацияләре буенча көч сынашачак.

Читтән торып катнашу этабында конкурсантлар «Минем профессиональ кредо» темасына иҗади эссе язарга тиеш булачак. Турыдан-туры этапта катнашучылар «Визит карточкасы» һәм «Ачык дәрес» дип аталган конкурс сынауларында ярышачаклар.

Җиңүчеләр дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Үткәрелгән ачык дәресләр мәгълүмати-методик җыентыкта басылып чыгачак.


Дүшәмбе, 23 апрель 2018, 16:37