25 апрельдә 10.00 сәгатьтә Яр
Чаллы дәүләт курчак театры сәхнәсендә татар телендә бөек татар язучысы Габдулла
Тукай әсәре буенча әзерләнгән "Су анасы" спектакле күрсәтелә.
![](/upload/files/user/су_анасы_фото.jpg)
Әсәрне
сәхнәләштерү Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегененең узган елның көзендә грант отуы нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Әлеге спектакльнең татарча
булуы артистлар өчен көтеп алынган вакыйга.
![](/upload/files/user/Репетиция_1.jpg)
Яңа спектакль татар
авторлары иҗаты белән таныш булмаган
балаларның дөньяга карашын киңәйтергә ярдәм итә, татар халкының милли һәм мәдәни телдәге
традицияләренә шаян тамаша аша якынаю мөмкинлеге бирә. Спектакльне әзерләү
өстендә куючы-режиссер, театрның труппа җитәкчесе Гөлназ Нуретдинова һәм Удмуртия Республикасы дәүләт курчак театрының куючы-рәссамы Денис Токарев эшләделәр. Театральләштерелгән
тамашаның көен композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать
эшлеклесе Вәсим Әхмәтшин язган.![](/upload/files/user/кукла.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.