Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстанда 2018 елның 1 маеннан хезмәт хаклары арта. Федераль закон нигезендә билгеләнгән минималь хезмәт хакы түләве 11 мең 163 сумны тәшкил итә. Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәргә кагылачак. Барлык чыгымнар 1,5 млрд сумга җитә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

“Эш сәгатьләрен тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларына тулысынча җавап биргән хезмәткәрләргә эш бирүчеләр айлык хезмәт хакын 11 мең 163 сумнан да кимрәк итеп түләмәскә тиеш. Әгәр эш бирүче законда күрсәтелгән сумманы түләмәсә, ул административ җаваплылыкка тартыла ала”, – диде министр. 

Искәртеп үтик, 2018 елның 1 гыйнварына минималь хезмәт хакы түләве 9489 сум булган.

Закон бозучылар РФнең Административ хокук бозу кодексының 5.27 маддәсе нигезендә җавапка тартыла.

Хокуклары бозылган хезмәткәрләр Дәүләт хезмәт инспекциясенә һәм прокуратурага мөрәҗәгать итә ала.

tatar-inform.tatar

Дүшәмбе, 23 апрель 2018, 17:11