Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Петровна Петрова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Путин һәм шәһәребез мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, Шәһәр Советы депутаты Олег Ершовның ярдәмчесе Галина Журавлева, ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская, «Чишмә» ТИҮ рәисе Гөлфия Галимовалар котлады.

Анастасия Петровна  Сарман районы Ләке авылында туган. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында колхозда төрле хезмәтләр башкарган.1952 елда сугышта катнашкан кешегә кияүгә чыккан. 2013 елдан бирле Яр Чаллыда кызында яши. Анастасия Петровнаның 2 баласы, 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

«Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт  ветераны» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 23 апрель 2018, 17:28