Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

22 апрельдә 10.00 сәгатьтә «Таныш булыгыз – профессионаллар!» проекты кысаларында шәһәрнең 100 нче «Жар-Птица» балалар бакчасында «Киләчәк энергиясе» һөнәри юнәлеш бирү чарасының дүртенче йомгаклау этабы узачак.  


Анда барлыгы 6 команда катнашачак. Катнашучылар электр куркынычсызлыгы буенча «Әти, әни һәм мин - энергияле гаилә» дип аталган гаилә квесты форматында ярышачак. Балаларга һәм аларның ата-аналарына 6 этап узарга туры киләчәк: бау курсы, беренче ярдәм күрсәтү, электр челтәре буенча викторина, токүткәргеч буенча дәресләр, махсус техниканы карап өйрәнү һәм энергияле эстафета.  

Бүләкләү тантанасы Яр Чаллы электр челтәрләренең «Челтәр компаниясе» ААҖ филиалы директоры, Шәһәр Советы депутаты Ленар Зарипов катнашында узачак.

Сишәмбе, 24 апрель 2018, 10:38