Яр Чаллыда “Өченче буын” VIII Республика Спартакиадасының беренче этабына йомгак ясалды. Шәһәр ярышларында 138 өлкән буын вәкиле көч сынашты. Чара 5 этапны үз эченә алды: өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, пулядан ату һәм дартс.
Хатын-кызлар арасында: Хәния Гарипова, Ирина Гуськова, Энҗе Мирсәгыйтова, Наилә Сөнгатуллиналар җиңү яулады.
Ир-атлар арасында: Виктор Каталкин, Владимир Сушко, Юрий Фирстов,Гарри Фет иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
18 майда ветеран-спортчылар Казанда узачак “Өченче буын” VIII Республика Спартакиадасында шәһәребез данын яклап чыгыш ясыйлар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 апрель 2018, 12:25