Якшәмбе, 18 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Георгий тасмасы – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, үзләрен  аямыйча илебез тынычлыгы өчен сугышкан ветераннарны хөрмәтләү, данлау һәм аларны искә алу символы ул. Акция 2018 елның  24 апрелендә башланып  9 майга кадәр дәвам итә. Аның кысаларында  иҗтимагый оешмалар активистлары, «Нур» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Георгий тасмасын һәр үтеп барган кешегә таратып, аны ничек куллану турында сөйләячәкләр.

24 апрельдә 15:00 сәгатьтә акция Энтузиастлар бульварында башланып китә, анда «Шәмәхә НЕ ОН» балалар иҗтимагый оешмасы активистлары тасмалар өләшәчәк.

 28 апрельдә тасманы 16:00 сәгатьтән башлап  Шишкин бульварында алырга мөмкин.  

29 апрельдә 12:00 дән 13:00 сәгатькә кадәр «Омега» сәүдә комплексы каршында «Яшь гвардия»челәрдән алырга мөмкин булачак.

 3 - 6 май көннәрендә Шәһәр студентлар советы активистлары  югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары белән берлектә шәһәр трамвай һәм автобусларында таратачаклар. 

Сишәмбе, 24 апрель 2018, 14:18