Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген  Европа иммунизация атналыгы кысаларында "Кама балалар медицина үзәге" нең бала тудыру йортында вакцинацияләүне хуплау акциясе узды. Бу көнне баласына прививка ясатырга риза булган һәр анага тантаналы төстә күңелле сюрпризлар тапшырылды: прививкалар сертификаты, бала тәрбияләүдә кулланыла торган кирәк-ярак һәм ныклы иммунитетның символы булган яшел тасмалар.   

Европа иммунизация атналыгы 23 еннән 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыт аралыгында балаларны вакцинацияләүгә зур әһәмият биреләчәк. Белгечләр, үсеп килүче буынга вакцинаның сыйфатыннан курыкмыйча, прививка ясарга кирәклеге һәм мөһимлеге турында искәртәләр.

 26 апрельдә акция "Кама балалар медицина үзәге" нең балалар шифаханәсендә дәвам итәчәк.

Сишәмбе, 24 апрель 2018, 14:55