Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шул уңайдан Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында бәйрәм программасы оештырылды, анда  яң яхшы структура вәкилләрен бүләкләделәр.

Чарада катнашучылар игътибарына хәрби комиссариатларның тарихы һәм эшчәнлеге турында  фильм тәкъдим ителде. Сәхнәгә Россия  Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын алып чыктылар, гимннар яңгырады. Татарстан Республикасы  Яр Чаллы шәһәренең Автозавод һәм Үзәк районнары хәрби комиссары  Рәшид Ильясов доклад белән чыгыш ясады.

Ул Бөек Ватан сугышы чорында, Чернобыль АЭСындагы янгын, Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы  хәрби бәрелешләр вакытында шәһәр хәрби комиссариаты эшчәнлегенең катлаулы этаплары  турында сөйләде. Рәшид Ильясов докладын тәмамлагач, котлау сүзләренә күчте. Чыгышын йомгаклап, ул комиссариатның шәхси составына,  сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләренә  Татарстан Республикасы Хәрби комиссарының Рәхмәт хатларын тапшырды.  

Яр Чаллы Башкарма комитеты Җитәкчесе Ринат Абдуллин да бәйрәмдә яңгыраган котлау сүзләренә кушылды.

«Хөрмәтле хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне  профессиональ бәйрәмегез белән тәбрик итәм. 100 яшь  ул гасыр, тарих. Хәрби комиссариат  –  дәүләт куйган бурычны төгәл үтәүче иң яхшы команда һәм коллектив.  Шәһәребез  тарихында автогигант барлыкка килү чорында хәрби комиссариатның әһәмияте аеруча зур булды. Хәзерге буын, традицияләрне дәвам итә һәм эшне бишле билгеләренә башкара.  Яр Чаллы хәрби комиссариаты Татарстан Республикасында аерым урын алып тора.  Аның төп максаты – яшь буында хәрби-патриотик хисләр тәрбияләү. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тыныч  көннәр телим», - дип белдерде Ринат Абдуллин үз чыгышында.  Һәм  шәһәр Мэрының  Мактау грамоталарын, Башкарма комитетның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмдә шулай ук Яр Чаллы ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Рафыйк Имайкин һәм Татарстан Республикасының Комсомол һәм Тукай районнары хәрби комиссариаты башлыгы Дамир Вәлиев та котлау сүзләрен җиткерделәр.

Шәһәр иҗат коллективлары, Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Сишәмбе, 24 апрель 2018, 16:48