Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясында Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан «Тукай моӊнары» исемле  әдәби-музыкаль кичә оештырылды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендә күп кенә  республика һәм шәһәр бәйгеләре лауреаты булган «Яран гөл» ансамбле һәм 2 нче балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр чыгыш ясады.

Катнашучылар Габдулла Тукайның: «Туган тел», «Пар ат», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Су анасы», «Шүрәле» һәм башка күп кенә әсәрләрен сөйләделәр. Кичә Алинә Хәйруллинаның «Тукайның тылсымлы дөньясы» дигән ком шоуы белән тәмамланды.  

Тукайның иҗаты күп кенә рәссам, музыкант, шагыйрь һәм язучыларны искиткеч сәнгать әсәрләре тудырырга этәрә. Рәссамнар шагыйрьнең шигырь юлларын үз иҗатларында кабатлый.

Тукайга мөрәҗәгать иткән һәр рәссамның сәнгать әсәрендә шагыйрьнең ихлас уй-кичерешләре,  үзенчәлекле күз карашы чагылыш тапкан. Бу эшләрнең һәрберсе милли рәсем сәнгатен баета.  

Кичә кунаклары Дәүләт музее фондында сакланучы Габдулла Тукай иҗатына багышланган сәнгать әсәрләре белән танышты. Шулай ук  Су анасы, Шүрәле кебек персонажлар белән истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге алды. 

Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 09:54