Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татар шагыйренең тууына 132 ел тулу уңаеннан «Нур» яшьләр үзәге каршында эшләп килүче «Мизгел» милли-мәдәни клубы «Тукай эзләре буйлап» дигән квест-уен үткәрде. Чарада Яр Чаллы педагогия университеты һәм  Политехника көллиятеннән барлыгы 4 команда катнашты.

Катнашучыларга смайликлар ярдәмендә әсәрнең исемен эзләп табарга, Габдулла Тукайның шигыренә язылган җырны белергә, шагыйрьнең шигырен сәнгатьле сөйләргә, аның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде.  

Барлык нәтиҗәләр буенча беренче урынга Яр Чаллы педагогия университетының «Тукай оныклары» командасы лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. 

Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 10:50