Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел ярышлар «Динамо» бөтенроссия спорт җәмгыятенә 95 ел тулу уңаеннан оештырылды. Кубок өчен 25 команда көч сынашты. Уеннар узган елның ноябрендә башланды һәм быелның 22 апрелендә тәмамланды. 17 ир-ат һәм 8 хатын-кыз командалары барлыгы 156 уен үткәрде.

Финалда очрашу уеннарыннан соң җиңүчеләр билгеле булды.

«А» лигасында беренче урынны «Минотаврлар» командасы яулады, Алабуганың «Варяг»ы икенче урынга һәм «Бәрәкәт» командасы өченче урынга чыкты. «Җиңүгә омтылыш өчен» дипломы белән «Спарта» командасы бүләкләнде.

«Б» лигасында  лидерлар – «Энергия» командасы, икенче урында – «Ремдизель», өченче урында – 1 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы. «Титан»га «Җиңүгә омтылыш өчен» дипломы тапшырылды.

Хатын-кызлар арасында «Уклар» командасы «алтынга», «Орион» «көмешкә» һәм «Кама» командасы «бронзага» лаек булды. «Җиңүгә омтылыш өчен» дипломы «Университет» волейболчыларына бирелде.

Иң яхшы уенчылар исемлегендә: Илгиз Низамов, Владимир Григорьев, Иван Морозов, Егор Прохоров, Марсель Шәфыйков, Артём Бабушкин, Диләрә Хәмидуллина, Янна Веретенникова, Яна Недопёкина.

Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 14:18