Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

15 майда Яр Чаллы ИТ-паркында студентлар өчен Work Fest фестивале үтәчәк.

Чарада HeadHunter Russia һәм ICL Services спикерлары чыгыш ясаячак, алар нинди белгечләрнең кирәклеге, аларның хезмәт хакы һәм ИТ- компаниясендә ничек карьера төзеп булганлыгы турында сөйләячәк.

 Студентлар ИТ-өлкәсендәге кайсы профессиональ юлның аларга туры килүе турында мәгълүмат алачаклар, ИТ-парк һәм ИТ-кластерның технологик компанияләре белән танышачаклар. Студентларга чишәргә туры килгән тест нәтиҗәләре буенча иң яхшылары киләчәктә эшкә чакыру тәкъдиме алачак.


Шимбә, 28 апрель 2018, 11:22