Якшәмбе, 18 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Гади чынбарлык» проекты кысаларында  «Барлык юллар синең кулда» дигән интеллектуаль уенның финалы үтте. Анда 10 команда көч сынашты. Уенны үзәк белгече, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» шәһәр интеллектуаль клубы җитәкчесе Рәзилә Кузнецова алып барды

Катнашучылар юл йөрү куркынычсызлыгы һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча 20 дән артык сорауга җавап бирделәр. 44 нче мәктәпнең «Патруль» командасы җиңү яулады. Икенче урында - 53 нче мәктәп вәкилләре. Җиңүчеләр өчлеген 21 нче гомуми урта белем бирү учреждениесе командасы япты.

Җиңүчеләргә диплом һәм бүләкләрне  Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы Лилия Пожарская тапшырды. 

Пәнҗешәмбе, 26 апрель 2018, 11:03