Җанатарлар «Ак Барс» хоккей клубының Гагарин Кубогы иясе булуын зурлап бәйрәм итеп йөргән арада, клубның фейсбуктагы рәсми төркемендә Альберт Яруллин, Василий Токранов, Владимир Ткачев, Станислав Галиевларның Россия җыелмасына чакырылуы турында хәбәр барлыкка килде.
Алар дөнья чемпионатына әзерләнәчәк, диелә.
Исегезгә төшерәбез, 22 апрель көнне «Ак Барс» командасы ЦСКАны җиңеп, өченче тапкыр Гагарин Кубогына ия булды.
maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 апрель 2018, 14:32