Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы булды. Депутатлар шәһәр хуҗалыгы, шул исәптән шәһәр яңгыр сулары челтәренең торышына кагылышлы берничә мөһим мәсьәләне карадылар.

Бу тема буенча мәгълүматны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев җиткерде. Ул Чаллыда 266 км яңгыр сулары канализациясе, 8886 кое люклары һәм 2293 яңгыр кабул итүче рәшәткәләр булуын хәбәр итте.

Илья Зуев узган ике елда  яңгыр сулары канализацияләрен карап тоту һәм ремонтлау өчен җирле бюджеттан 47 млн сумнан артык акча бүленеп бирелүе турында искәртте.

Бүгенге утырышның көн тәртибендә кварталлар арасындагы юлларны ремонтлау, төзекләндерү һәм яктырту, шулай ук пассажирлар йөртүне оештыру турындагы мәсьәләләр каралды. Депутатлар аларга Май бәйрәмнәреннән соң узачак утырышта кабат әйләнеп кайтачаклар.


Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 15:24