Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр яшьләр һәм балалар иҗат сараенда «Һөнәрләр дөньясы – 2018» бәйгесенең финалы узды.

Анда мәртәбәле кунаклар: Яр Чаллы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры вазыйфасын башкаручы Әлфинур Галиәкбәрова  катнашты.

Бәйге проектлар яклау рәвешендә узды, анда тәкъдим ителгән һөнәрнең бар асылын ачып, тасвирлап бирү зарур иде.  Әлеге чара 2008 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм өч этапны үз эченә ала: мәктәп этабы, район этабы һәм финал туры.

2017 елның  ноябреннән алып гыйнварга кадәр узган мәктәп сайлап алу турында  64 шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләреннән 35950 укучы (1-11 сыйныфлардан) катнашты. Сайлап алу туры кысаларында укучылар тегүче, скульптор, төзүче, электрик, табиб, журналист, сварщик, энергетик, инженер,  сантехник, пешекче, агроном, очучы һәм башка һөнәрләрне тәкъдим иттеләр.

Февраль аеннан мартка кадәр бәйгенең район этабы үтте, анда һәр уку йорты үз командасы белән таныштырды.  Икенче турда 1100 укучы көч сынашты.

Финалга 3 мәктәп узды. Бәйге нәтиҗәләрне һәм җиңүчеләр исемлеген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

 Ул барлык катнашучыларга һәм шәһәр чарасының иганәчеләренә рәхмәт белдерде, җиңүчеләргә диплом һәм 100, 75, 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырды.  

Бәйге нәтиҗәләре буенча Автозавод районының энергетик һөнәрен тәкъдим иткән  29 нчы гимназия командасы җиңүче дип табылды.  Икенче урынга Үзәк районның 58 нче мәктәп командасы лаек булды. Өченче урын Комсомол районының 20 нче мәктәбенә бирелде.

Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 16:04