Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда 18 мәдәният, сәнгать, музей, музыка, хореография, китапханә, театр юнәлешләрендәге учреждениеләр, шулай ук 11 сәнгать уку йорты эшли.

Мәдәни сәясәтнең мөһим мәсьәләләрен: 60% - югары белемле, 29% - урта-һөнәри белемгә ия булган 1554 тармак хезмәткәрләре хәл итә.

Бүген аларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова дәүләт бүләкләре тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен 2 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Галина Волкова  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә;

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән түбәндәгеләр бүләкләнә:

«Энергетик» мәдәният сараеның артист вокалисты – Федор Кузнецов;

Яр Чаллы сәнгать көллияте концертмейстеры – Елена Кузьмина;

Яр Чаллы дәүләт курчак театрының артисты – Егор Митрофанов;

Орган залының артист-органисты –.Илсияр Сөләйманова.

Мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы:

Орган залының аккомпаниатор-концертмейстеры – Эльмира Әхмәтова;

Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Оксана Ильясова;

«КАМАЗ» мәдәният сараеның клублар берләшмәсе җитәкчесе – Ольга Кузьмичева; 

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 17 нче филиалы китапханәсенең сектор мөдире– Рима Сәйфетдиноваларга тапшырылды.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният өлкәсендә яшь буынга эстетик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрының Рәхмәт хатына:

3 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы - Ирина Булатова;

Яр Чаллы сәнгать көллияте укытучысы – Рамил Харисовлар лаек булды.

Шулай ук Мэрның Рәхмәт хаты, Башкарма комитет җитәкчесе, мәдәният идарәсенең  Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 16:18