Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10 нчы «Кечкенә принц» балалар бакчасында бөек шагыйрьнең тууына 132 ел тулуга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән бәйгенең финалы узды. Чарада Габдулла Тукай иҗатын яратучы 121 мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар катнашты. Бәйге ике турдан торды.

Финалга 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар чыкты.  1 нче, 22 нче, 56 нчы, 94 нче һәм 111 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җиңүчеләр дип табылды.

Икенче урында 15 нче, 26 нчы, 63 нче, 65 нче, 72 нче, 83 нче һәм 100 нче балалар бакчасына йөрүчеләр. Өченче урынга 4 нче, 12 нче,  48 нче,  54 нче, 75 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр лаек булды.  Финалистларга дипломнар тапшырылды.  Бәйгенең  призерлары Габдулла Тукайга багышланган шәһәркүләм чараларда катнашачаклар.

Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 16:35