Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 май көнне ГЭС бистәсенең ябык зиратында “Хәтер көне” уңаеннан хәйрия акциясе уздырыла.  Аны “Нур” яшьләр үзәге,  Чаллы  Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе һәм  “Горкоммунхоз” ярдәме белән берлектә “Шәмәхә НЕ ОН” иҗтимагый оешмасы үткәрә. Чарада шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары, студентлар һәм битараф булмаган шәһәрдәшләребез катнаша ала.

Акция ел саен Җиңү көне алдыннан оештырыла. Чарада катнашучыларның һәрберсенә Георгий тасмасы бирелә.

Анда катнашу мәсьәләсе буенча 7-950-314-54-64 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. 


Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 16:52