Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан мэрлары арасында Яр Чаллы муниципаль берәмлеге башлыгы Наил Мәһдиев  беренче бишлекне җитәкли. "ФедералПресс" Республика порталы «Татарстан мэрларының халык рейтингы»н бастырып чыгарды.

 «2015 елдан эшсезлек дәрәҗәсе кими, гаиләләр, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, алданган өлешчеләр өчен йөз меңнәрчә квадрат метр торак сафка кертелә. Балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт комплекслары төзелә, совет заманнарыннан соң беренче тапкыр шәһәр парклары яңартыла, шәһәрнең сәнәгать өлешендә юллар реконструкцияләнә. Гомумроссия халык фронты проектының юллар сыйфаты рейтингында 2017 елда шәһәр 90 нчы урыннан 12 нче урынга төште. Наил Мәһдиев җитәкчелек иткән 2016 елда Яр Чаллы шәһәре Россия шәһәрләре арасында  беренчеләрдән булып алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе  статусы алды. Ә мэр үзе узган ел 88 эре Россия шәһәрләре мэрлары арасында 19 нчы урынга күтәрелде», – дип яза «ФедералПресс» порталы. 


Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 17:18