Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет хезмәткәрләре, "Жилкомсервис" ,"Камстройсервис", "Строим будущее", "Мәхәллә" һәм “Челныстройремонт"  идарәче компанияләре эшчеләре Үзәк, Автозавод һәм Комсомол районнарының өй яны территорияләрен җыештырдылар. Газоннарны чистарту эшләре дәвам итте, балалар мәйданчыкларын, утыргычларны ремонтлау эшләре башланды.

Уртак тырышлык белән Федераль статистика хезмәте, «Жилкомсервис», " Строим будущее”, «Камстройсервис» идарәче компанияләр  ГЭС бистәсенең 8/15, 8/27, 8/28 йортлар арасындагы скверлардан кипкән яфрак һәм куакларны җыеп, территорияне тәртипкә китерделәр. Чарада барлыгы 84 кеше катнашты.  

"Домкор" компаниясе хезмәткәрләре 20/07 йорты артындагы территориядән һәм Чәчәк бульварына кадәр чистарту эшләре үткәрделәр. Барлыгы 7 куб.м чүп чыгарылды. 55нче мәктәп укучылары һәм "Челныгаз" хезмәткәрләре 51 нче мәхәлләдәге зиарат тирәсен чүп-чардан арындырдылар.

Бу чараларда көне буена 72 техника берәмлеге катнашты,  69,8 га шәһәр территориясе чистартылды.  Каты көнкүреш калдыклары полигонына 579 куб.м чүп-чар чыгарылды. Санитар-экологик десантта барлыгы 3244 кеше һәм 290 оешма катнашты.

Чәршәмбе, 25 апрель 2018, 17:00