Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Юл хәрәкәте иминлеге буенча узган комиссиядә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсе җәмәгатьчелек тәртибен саклау бүлеге башлыгы  Румил Гыймадиев хәбәр иткәнчә, Яз һәм хезмәт бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү чорында шәһәрдә җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча өстәмә чаралар күреләчәк.

Бу чарага 110 хокук саклау хезмәткәре, 17 ЮХИДИ бүлеге экипажы, 45 хокук саклау эшчәнлеге линиясе буенча муниципаль хезмәткәрләр, 50 «Форпост» яшьләр оешмасы әгъзалары, 20 шәһәрнең шәхси сак оешмалары хезмәткәре һәм башкалар җәлеп ителгән.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре 1 майда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча: Җиңү паркында, Тынычлык проспектында, «Энтузиастлар» бульварында,  «Яр буе» паркында, Боровецк, Шишкин, Кереселидзе бульварларында, «Сидоровка»,  Габдулла Тукай яр буенда, шулай ук  ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында сакта торачаклар.

 Бәйрәмдә 8.30 сәгатьтән алып чара тәмамланганга кадәр Тынычлык проспекты буйлап Автозавод проспекты киселеше белән Халыклар Дуслыгы киселешенә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.  


Шимбә, 28 апрель 2018, 15:50