Мы в социальных сетях

9 майда юл хәрәкәтен оештыру өчен 08:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр ЮХИДИ экипажы тарафыннан Муса Җәлил проспекты буенча ике юнәлештә дә (Казан проспектыннан Үзәк урамына кадәр) транспорт хәрәкәте ябылачак.

14:30 дан 16:00 сәгатькә кадәр Хәсән Туфан проспекты белән Тынычлык проспекты киселешеннән Раскольников урамына кадәрге юл ябык булачак.  Ябылган юллардан полициянең махсус транспорты, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, шәһәрнең авария хезмәтләрен үтәү машиналары, шулай ук махсус рөхсәт кәгазе булган машиналар бер каршылыксыз йөри алачак.

Җәмәгать тәртибен саклау һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен, 9 май көнне бәйрәм чаралары уза торган урыннарда 500 полиция хезмәткәре һәм 25 ЮХИДИ  экипажы эшләячәк.


Сишәмбе, 8 май 2018, 18:58