Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсендә чыгарылыш курс студентлары өчен экскурсия оештырылды.

Идарәнең шәхси составы белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шамил Әхсәнов эчке эшләр органнарына карата булган таләпләр, полиция эшчәнлеген  җайга салучы законнар, буш вакансияләр турында сөйләде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең ветераннар советы рәисе Гомәр Хәсәнов, эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләрнең бик кирәклеген ассызыклады.Отставкага киткәннән соң да хезмәткәрләр җаваплы вазифаларда эшлиләр. 

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча бүлек белгече Илгиз Богданов студентлар белән наркомания афәте һәм аның белән көрәшү чаралары турында фикер алышты.

Чарада катнашучылар кизү тору бүлеген, эксперт-криминалистика бүлеген һәм Эчке эшләр идарәсенең музеен карадылар.  

Пәнҗешәмбе, 26 апрель 2018, 11:55