Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 елның 16-20 апрель  көннәрендә «Турникетсыз атналык»  Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында автокалада өченче ел рәттән  «Чаллыда эшлә» һөнәри юнәлеш бирү акциясе үткәрелде.

Быел ул 23 бюджет һәм  коммерция өлкәсе предприятиеләрен җәлеп итте. Барлыгы 35 экскурсия оештырылды, анда шәһәрнең 28 гомуми белем бирү һәм профессиональ уку йортларыннан 808 укучы һәм студент катнашты. Укучылар "КАМАЗ" АҖҖ дә, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә, «Чаллы икмәге» сәүдә йортында, "Хайер" һәм "Ремдизель" компанияләрендә булдылар.

Әлеге акция беренче тапкыр шәһәребездә 2017 елда старт алды. Көз көне «Чаллыда эшлә» акциясе 2018 елның 15-19 октябрендә узачак.


Пәнҗешәмбе, 26 апрель 2018, 14:10