Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында «Кама бизәкләре» декоратив-гамәли сәнгать районара бәйгесенең сайлап алу булды. Бәйгедә мәгариф учреждениеләре, яшүсмерләр-яшьләр клублары, сукырлар җәмгыяте осталары һәм шәһәр иҗади берләшмәләрдән 92 педагог катнашты.

«КАМАЗ» мәдәният сарае артхоллында декоратив-гамәли сәнгать осталарының 259 кул эшеннән торган күргәзмә оештырылды, аны карарга район мәктәпләреннән 350 укучы килде. Лидия Ломакина һәм Оксана Еремеева яшь чаллылылар өчен  керамиканы бизәү һәм фоамираннан чәчәк әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Тантаналы төстә «КАМАЗ» мәдәният сараеның җырчылары һәм иҗат коллективлары катнашында бәйгегә йомгак ясалды һәм 6 номинация буенча дипломнар тапшырылды.  Бәйгенең финалы 4 майда шәһәрнең Тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда узачак.

Пәнҗешәмбе, 26 апрель 2018, 15:43