Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда 2018 елның 27 апреленнән 29 апреленә кадәр укучылар арасында Бөтенроссия спорт ярышларының республика этабы  финалы узачак.

Ярышларда Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Норлат, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 10 шәһәр һәм 10 авыл командасы укучылары көч сынашачак.

Программада - күптөрле спорт уеннары, иҗади, теоретик бәйгеләр, эстафетага йөгерү,  3x3 баскетбол уйнау, мини-футбол ярышлары. Катнашучылар - 9 нчы сыйныфлардан шәһәр командасы – 16 кеше (8 малай һәм 8 кыз) һәм авыл командасы – 8 кеше (4 малай һәм 4 кыз).

Ярышларның ачылу тантанасы 27 апрель көнне 14:00 сәгатьтә 41 нче мәктәп базасында (И. Маннанов урамы, 41 йорт) оештырыла. Махсус кунаклар: Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасы депутаты, «Мәктәп спорты» спорт проекты координаторы Ольга Павлова һәм олимпия чемпионкасы Гөлнара Галкина-Сәмитова.

Ярышларның ябылу тантанасы һәм бүләкләүләр – 29 апрельдә 13:00 сәгатьтә.   

Җомга, 27 апрель 2018, 08:28