Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының Габдулла Тукай скверында бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан «Тукайга чәчәкләр!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үтте. Чаллылылар Габдулла Тукай һәйкәлен чәчәкләргә күмде. 

Бәйрәм тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм иҗат интеллегенция вәкилләре, язучылар, мәктәп укучылары, студентлар һәм килгән кунаклар чыгыш ясады.

Чаллылылар һәм шәһәребез кунаклары өчен концерт программасы оештырылды. Чараның тантаналы өлешен «Тәфтиләү» җыры белән Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин ачып җибәрде.

Аннары Яр Чаллы татар драмтеатры артистлары, Чаллы язучылары һәм балалар башкаруында Габдулла Тукай шигырьләре һәм аның турында хәзерге заман әдипләре иҗат иткән әсәрләр яңгырады. 

Шунда ук әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә җиңү яулаган иҗат әһелләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгегә талантлы, яңалыгы белән аерылып торган, оригиналь һәм югары дәрәҗәгә лаек булган әсәрләр тәкъдим ителде.

Катнашучылар 4 номинациядә җиңү яулады:

-   «Әдәбият» – Ольга Кузмичева-Дробышевская;

-  «Музыкаль һәм башкару сәнгате» – Рубис Зарипов;

-  «Театр сәнгате» – Яр Чаллы дәүләт татар драма театры «Яратылмый калган ярлар» спектакле өчен;

-  «Сынлы сәнгать» – Сәгыйдә Сираҗиева.

Шигърият бәйрәме барлык килгән халыкның «Туган тел» җырын башкаруы белән тәмамланды.

Пәнҗешәмбе, 26 апрель 2018, 17:25