Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Эчке эшләр  министрлыгы Идарәсендә узган матбугат конференциясендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге мәсьәләләр каралды.

Идарә штабының бүлек башлыгы урынбасары Павел Патанин хәбәр иткәнчә, 2018 елның соңгы өч ае эчендә хөкемгә тартылмаганлык турында белешмә алу буенча 2885 гариза кабул ителгән. Шуларның 91%ы Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон формада бирелгән.

Быел законнарда каралган яңалык  - өйдән чыкмыйча да белешмәгә заказ биреп булачак. Цифрлы имзасы булган документлар мөрәҗәгать итүчегә электрон рәвештә җибәрелә.

Әмма Россия Федерациясе чикләреннән чыгучы гражданнар, хөкемгә тартылу-тартылмау турындагы белешмәне вәкаләтле затларның имзасы куелган һәм зәңгәр герблы мөһер сугылган традицион кәгазь рәвешендә алырга тиеш. 

Җомга, 27 апрель 2018, 08:46