Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Радиация авариясендә һәлак булганнарны искә алу көне кысаларында Автозавод районының 79 нчы лицей-интернатында атом һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга багышланган чара узды.

Анда Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, Автозавод районы ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская, «48 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Валентина Марова катнашты.

Очрашуда  Чернобыль авариясендә һәлак булучыларны искә алдылар. 79 нчы лицей-интернат укучылары бу трагедия көнен сәхнәләштерделәр, шигырьләр һәм проза әсәрләре белән чыгыш ясадылар. Чара музыкаль номерлар һәм слайдлар күрсәтү белән чиратлашып барды. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Чараны үткәрүдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеев һәм Шәһәр Советы депутаты Сергей Зуйков ярдәм күрсәтте.

Җомга, 27 апрель 2018, 11:34