Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы кысаларында оештырылган чарага чаллылылар 3000 нән артык транспарант әзерләделәр. «Үлемсез полк» та  катнашучылар  традиция буенча йөрешкә 9 Майда чыгалар. Чара 15:00 сәгатьтә  башлана (җыелу 14:30 ). Колонна Азатлык мәйданыннан башланып шәһәр Мәйданына кадәр барачак.

«Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен үзеңнең Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңның фотосын алып килергә, фото астына аның исем-фамилиясен һәм атасының исемен, яшәгән елларын, хәрби дәрәҗәсен, гаскәренең төрен күрсәтеп язарга кирәк. Фото А3 форматында булса яхшырак.

Сугышта катнашучының фотосы юк икән, транспарантта аның исем-фамилиясен һәм атасының исемен, хәрби дәрәҗәсен язып куярга мөмкин.

Җомга, 27 апрель 2018, 13:38