Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

24-27 апрель көннәрендә шәһәребездә  яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 45 ел тулуга багышланган «Куркынычсыз тәгәрмәч-2018»  XXIV республикакүләм яшь инспекторлар хәрәкәте бәйгесе узды. Анда 9-11 яшьлек район һәм шәһәр этапларында җиңү яулаган 232 мәктәп укучысы катнашты. Бүген аларны бүләкләү тантанасы булды. 

Җиңүчеләрне  Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Татарстан Республикасының дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш инспекторы Ленар Габдрахманов; «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкат Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөтенроссия квалификация күтәрү институты филиалы директоры Марат Җиһаншин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары Илдар Шамилов, «Казан дәүләт мәдәният институты»ның укыту эшләре буенча беренче проректоры Роза Әхмәдиева, «Татарстан Республикасы ЮХИДИ ветераннар берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы әгъзасы Әнәс Мөхәммәтханов, Татарстан Республикасы буенча милли балалар бакчалары ассоциациясе җаваплы секретаре Анатолий Венедиктов, Татарстан Республикасының «Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе» дәүләтнеке булмаган өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Юрий Кулагин, Яр Чаллы шәһәре прокуроры вазыйфаларын башкаручы Айдар Галиев, Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Камил Халиев, Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе бүлеге башлыгы Радий Кадиков кебек мәртәбәле кунаклар котлады.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев яшь инспекторларны сәламләп, «Куркынычсыз тәгәрмәч-2018» XXIV республикакүләм  бәйгесенең КамАЗ автомобильләре  чыгарыла торган  атомобиль төзүчеләр шәһәрендә  үткәрелүе очраклы гына түгел, дип белдерде.

«Бу - үзенчәлекле бәйге, чөнки ул юлларда үз-үзеңне дөрес тоту нигезләренә  өйрәтә. Киләчәктә сез, кемнәр генә булсагыз да, иң мөһиме - юлларда үз-үзеңне тота белү нигезләренә төшенүегез, игътибарлы, үз-үзеңә карата таләпчән булырга, тирә-юньдәгеләрнең һәм үз гомерегезне сакларга өйрәнүегез», - диде шәһәр мэры.

«Татарстан Республикасы җитәкчелегенә,  шулай ук чаллылыларга әлеге мөһим һәм кирәкле чараны үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Без катнашучыларга уңайлы һәм кызыклы булсын өчен барысын да эшләдек»,– дип өстәде Наил Мәһдиев.  

Бәйге шартлары буенча катнашучылар шәхси ярышларда  гына түгел, команда ярышларында да көч сынаштылар.Иң яхшы яшь инспекторлар хәрәкәте  командалары дип Казан, Лаеш районы һәм Яр Чаллы командалары табылды. Ярышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.


Җомга, 27 апрель 2018, 15:03