Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда  Шәһәр Советының чираттагы XXIV утырышы шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды. Депутатлар көн тәртибендә 12 мәсьәләне карады, аларның күпчелеге турында алдагы профильле комиссияләрдә фикер алышу булган иде.

Алар 2017 елгы шәһәр бюджеты үтәлешен расладылар, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге  Уставына һәм муниципаль хезмәткәрләргә эш хакы түләү системасына, шулай ук шәһәрдә пассажирлар йөртүне оештыру тәртибенә үзгәрешләр керттеләр. Шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча җәмәгать тыңлауларын үткәрү датасы билгеләнде. Ул 31 майда 14:00 сәгатьтә  мэриянең 400 нче залында үтәчәк.   

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, профессиональ эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренә ел саен түләнә торган шәһәр мэры премияләрен түләү тәртибенә үзгәрешләр кертүне тәкъдим итте. Хәзер 30 мең сумлык 20 премия урынына, 30 мең сумлык 30 премия биреләчәк. Ул шулай ук балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча шәһәр комиссиясе составына үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итте. Автозавод районы наркология диспансеры фельдшер-наркологы Наталья Булыгина, Үзәк районы комиссиясе составына җинаять-башкару инспекциясе вәкиле Ренат Гатин керде.

Рамил Хәлимов Яр Чаллы шәһәрендә конфессияләр һәм милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышы турында сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шәһәрдә 22 милли берләшмә эшләвен билгеләп үтте. Алар барысы да «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында урнашкан, үз уставлары булган, Татарстан Халыклары ассамблеясенең Яр Чаллы филиалына берләшкән этник төркемдәге берләшмәләр. Аз санлы халыкларның тел проблемаларын хәл итү якшәмбе мәктәбе кысаларында да гамәлгә ашырыла, шәһәрдә аларның саны - 11.

Яр Чаллыда шулай ук Татарстан Республикасы  районнарының 36 якташлык җәмгыятьләре  эшләп килә. Якташлар очрашуы «Энергетик» мәдәният сараенда үткәрелә. 2007 елда Якташлар ассоциациясенең рәисе итеп  бертавыштан шушы проектның авторы, әлеге кичәләрне оештыручы һәм алып баручы «Энергетик» мәдәният сарае директоры  Гөлзада Рзаева сайланды.    

«Татарстан Республикасында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы»н  үтәү йөзеннән Чаллыда дини һәм иҗтимагый оешмаларның үзара эшчәнлеге буенча 17 кешедән торган совет төзелде.  Аларга шәһәрнең традицион конфессиясе җитәкчеләре, хокук саклау органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шул исәптән, Татарстан Халыклары ассамблеясенең Яр Чаллы филиалы җитәкчесе Валерий Агапов та керә.  

Шәһәрдә 42 дини оешма теркәлгән, 21 культ объекты бар, шулардан: 14 мәчет, 6 православие храмы, 1 иске йолалар храмы, 1 төзелеп килүче протестант храмы. Әлеге биналарда шәһәр халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча чаралар оештырыла. Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, Пасха, Раштуа, Крещение кебек дини бәйрәмнәр белән бәйле чаралар үтә.

Без күп милләтле һәм күп конфессияле, Россиядә беренчеләрдән булып аның территориясендә яшәүче төрле халыкларның дус-тату яшәүләре стратегиясенә рәсми төстә ирешелгән илдә, төбәктә яшибез. Безнең һәркайсыбыз үз дине, үз этник төркеме турында онытмаска тиеш, ләкин шул ук вакытта Татарстан Республикасы дип аталган зур бер йортта бер гаилә булып янәшәбездә яшәүче башка халыкларның мәнфәгатьләрен дә истә тотарга тиешбез! Халыклар арасындагы тынычлык, дуслык һәм татулык – безнең иң зур байлыгыбыз», – диде Рамил Хәлимов, үз чыгышын тәмамлап.


Шимбә, 28 апрель 2018, 10:17