Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 апрель көнне «Нур» яшьләр үзәгендә «Уңган килен» бәйгесе узды.  Бәйге  яшь буынны татар халкының иң  мөһим элементларыннан берсе булган – чәкчәк әзерләү белән таныштыру  һәм аларны милли традицияләрне онытмаска чакыру максатыннан оештырылды. Катнашучыларның чыгышлары 5 сынаудан торды: визит карточкасы күрсәтү, иҗади номер, үзеңнең мавыгуың турында сөйләү, үз кулың белән әзерләнгән чәк-чәкне тәкъдим итү һәм интеллектуаль сорауларга җавап бирү.

Барлык нәтиҗәләр буенча беренче урын Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенткасы Гөлинә Гусамовага бирелде.

«Искиткеч пешекче» номинациясендә күп балалы гаилә анасы Алия Гайсина җиңү яулады.«Заманча килен» номинациясендә В.Г.Тимирясов исемендәге КИУ ның Яр Чаллы филиалы студенткасы Регина Мөхтәровага  тиңнәр булмады.

«Алтын куллар» номинациясенә «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖнең әйдәп баручы технологы Зөһрә Шәрифуллина лаек булды. «Милли җан» номинациясендә Яр Чаллы педагогия көллияте студенткасы Рушания Закирҗанова бүләкләнде.


Шимбә, 28 апрель 2018, 13:04