Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Шуңа күрә аларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен  ил  күләмендә төрле чаралар  уза. Әлеге уңайдан шәһәр үзәк китапханәсендә  Җиңү көненә багышлап ветераннар белән очрашу оештырылды. 

Кичәгә Комсомол районының ветераннар советы рәисе Нәсхәт Абдуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Нуретдинов һәм тыл ветераны Валентина Сурова килгән иде. Кичә барышында сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән өлкәннәребез үз язмышлары турында сөйләделәр. Фронтта аяусыз сугышканнарын, тылда армый-талмый эшләгәннәрен, сугыштан соңгы елларда илне торгызудагы батырлыкларын искә алдылар. Аларның һәр сүзен зур дулкынлану белән тыңлап торган укучылар күңелендә әлеге очрашу тирән эз калдырды. Кичә ахырында ветераннар укучыларга тыныч тормыш, бәхетле балачак, сәламәтлек теләделәр. Хәзерге заман мөмкинлекләреннән файдаланып төпле белем алыгыз дигән теләктә калдылар.

Очрашуга килгән 10 нчы мәктәпнең 9 сыйныф укучылары исеменнән укытучылары Эльвира Хәйретдинова: «Сафлары елдан-ел сирәгәя баручы фронтовиклар алдында без мәңгегә бурычлыбыз. Аларның рухи ныклыгы, батырлыгы һәм сабырлыгы безгә җиңү китерде. Ватанны саклаучыларга рәхмәтебез чиксез. Алар алдында без баш иябез» - дип, ветераннарга рәхмәтен белдерде. 

Шимбә, 28 апрель 2018, 13:36