Мы в социальных сетях

«Заря» спорт мәктәбе спортчысы һәм аның тренеры Россиянең җыелма командасы составында Көньяк Африка Республикасының Почефструм шәһәрендә узган ярышларда катнашып беренче урыннарны яуладылар. 

Евгений Роенко 105 кг га кадәрле үлчәүдәге яшүсмерләр арасында  295 кг штанг күтәреп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Абсолют зачетта спортчы өченче урынны яулады.

«Заря» спорт мәктәбенең тренер укытучысы, ятып штанг күтәрү буенча җиде тапкыр дөнья чемпионкасы, Россия рекордчысы Лариса Коткова 57 кг га кадәрле үлчәүдә иң яхшы нәтиҗәгә лаек булды. Шулай ук абсолют зачетта да җиңеп, дөнья рекорды күрсәтте. 

Шимбә, 28 апрель 2018, 14:05