Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда идарәче компанияләр хезмәткәрләре, шәһәр халкы зиратларны җыештыруда катнашты.

Башкарма комитет карары белән раслаган план нигезендә, Горкоммунхоз оешмасы каберлекләр территориясен  җыештыру өчен эш кораллары һәм техника белән тәэмин итте. Хезмәткәрләр көче белән гомуми файдаланудагы урыннарны чистарту гамәлгә ашырылды, җәмәгать транспорты хәрәкәте оештырылды. Зиратка  2000 ләп кеше килде.

Комсомол районы администрациясе ябык зиратларны һәм 32 нче комплексның якын-тирә территорияләрен, Элеватор Тавы һәм Муса Җәлил проспекты белән Батенчук урамы киселешен җыештыруны оештырды. Чарада 200 гә якын кеше катнашты, шулар арасында мәктәп укучылары, предприятие хезмәткәрләре һәм шәһәрдәшләребез дә бар иде.

«Хәтер көне» кысаларында Боровецк авылы халкы, укучылар,  идарәче компанияләр вәкилләре Боровецк  зиратын җыештыруда катнаштылар. Территория  чүп-чардан, үсемлек калдыклары һәм корыган ботаклардан чистартылды.

Шимбә, 28 апрель 2018, 15:20