Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дияр Камалетдинов һәм Тимур Сафиуллинның « Мобиль нейрохронометр лабораториясе  2.0» проекты «ШУСТРИК» Бөтенроссия фәнни-техник иҗат бәйгесенең «Нейротехнология» юнәлешендә иң яхшысы дип табылды.

 Дияр һәм Тимур әлеге проектның җитәкчесе, Кванториумның әйдәп баручы белгече Игорь Фукин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

«Шустрик» Бөтенроссия фәнни-техник проектлар бәйгесе «Инновацион конструкцияләр төзи белүче укучы» дигәнне аңлата. Җиңү өчен көрәш  яшь, иң талантлы инженерлар арасында бара. Сайлап алу этаплары илнең 10 төбәгендә үткәрелде. Финалга проектларны Россия Федерациясенең 33 субъектыннан барлыгы 400 катнашучы җибәргән.

Шимбә, 28 апрель 2018, 15:52